16 яшькә кадәрге баласы булганнарга сөенечле яңалык
Хезмәткәр үз бурычларын үтәмәгән очракта бу закон гамәлдә түгел.
Россия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз ата-ананы эштән җибәрүне тыючы законга кул куйды. Моңа кадәр канун буенча 14 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-ананы гына эштән бушату рөхсәт ителми иде.
Хезмәткәр үз бурычларын үтәмәгән, эштән киткән, әхлаксыз гамәлләр кылган яки предприятие ябылган вакытта бу закон гамәлдә түгел.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев