16 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

16 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

16 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр.

Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-27 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +2.. +7˚, туфракка -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +8.. +13˚ градус. 

Пәнҗешәмбе көнне Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр тизлектә.

Көндезге һава температурасы +8..+11˚, төнлә - +2..+5˚, - 1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев