Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

17 июльгә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы

17 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда боз һәм яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +26..+31˚ градус эссе.
2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚. Көндез максималь температура +26..+30˚.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы