17 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Ни өчен?
Яңалыклар тасмасы

17 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Ни өчен?

Балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча инспекторлар "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте белән берлектә төнге рейдка чыкты. Рейдның максаты- транспортта балалар җәрәхәтләнү очракларын кисәтү һәм балигъ булмаганнар арасында трамвай юлларында " тәвәкәллек яратучы"ларны ачыклау. Төнге рейд шундый дүрт яшүсмерне күреп алды. Мондый очракларда юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмерләрнең ата-аналары административ җаваплылыкка...

Балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча инспекторлар "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте белән берлектә төнге рейдка чыкты. Рейдның максаты- транспортта балалар җәрәхәтләнү очракларын кисәтү һәм балигъ булмаганнар арасында трамвай юлларында " тәвәкәллек яратучы"ларны ачыклау. Төнге рейд шундый дүрт яшүсмерне күреп алды.

Мондый очракларда юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмерләрнең ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Административ хокук кодексының 5.35 маддәсе буенча ата-анадар яки опекуннар балигъ булмаган яшүсмерләрне тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штрафка тартыла.

Узган ел шундый рейдлар нәтиҗәсендә балаларының куркыныч мавыгуларын контрольдә тота алмаган 17 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган булган.

Бу юнәлештәге профилактик чаралар алга таба да үткәрелеп торачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев