Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

17 мең ана вакытыннан алда пенсиягә чыга?!

Бу хокукка кемнәр ия?

Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Бу хокук биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызларга бирелә.

Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүгенге көндә Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт: 15 ел хезмәт стажы булу,  балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш. 

Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күләмен тикшерә алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация