Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Шәһәр территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча санитар-экологик айлык башлана. Ул 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 17 октябрьдә шәһәркүләм өмә узачак. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Сергей Яцковский хәбәр итте.
Айлык барышында шәһәр территориясендә яфраклар һәм чүп-чар җыештырылачак, агачлар һәм куаклар утыртылачак, шулай ук яшел үсентеләргә санитар кисү эшләре башкарылачак.
Чаллылылар паркларны, скверларны, яр буйларын һәм бульварларны, шәһәр магистральләре буендагы яшел зоналарны, күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерәчәк.
Нет комментариев