Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевка нинди җәза яный?

Иртәгә аның эше буенча суд утырышы башлана.

9 ноябрьдә иртәнге сәгать 9да Татарстанның Югары судында Илназ Галәвиев эше карала башлаячак. Исегезгә төшерәбез, ул мәктәп укучыларын һәм укытучыларын атып үтерүдә гаепләнә. Аның һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды. Шуларның 7се – балалар. 

Фаҗига узган елның май аенда Казанның 175нче мәктәбендә булды. Ел ярым тикшерү эшләре барды. Илназ Галәвиевка хәтта психологик экспертизалар да үткәрделәр. Җинаять эше барлыгы 325 томнан тора. Гаепләнүче берьюлы 4 маддә буенча (кеше үтерүдә, ике һәм аннан күбрәк кеше (шул исәптән кече яшьтәгеләрне) үтерергә теләүдә, шартлаткыч матдәләр, җайланмалар ясауда һәм саклауда, кеше милкенә зыян китерү һәм юк итүдә) гаепләнелә.

20 яшьлек Илназ Галәвиевка гомерлек төрмә яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять