Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

19 – 25 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Бу атнада сезгә уңыш елмаячак, ләкин эшне иртәгәгә калдырмагыз. Конфликтлардан сакланырга тырышыгыз. Җомга көнне ниндидер борчулы хәбәр булырга мөмкин, сак булыгыз. Ял көннәрен якыннарыгыз белән уздырыгыз.

Үгезбозау. Финанс проблемалары аркасында планнарыгызда зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Дүшәмбе мәшәкатьле көн булачак. Пәнҗешәмбе көнне конфликтка кергәнче күп тапкыр уйлагыз. Җомганы гаиләгезгә багышлагыз. 

Игезәкләр. Бу атнада карьера үсешендә буталчыклар килеп чыгуы бар. Конкрет эшкә тотыныр һәм аны ахырга җиткерер өчен күп көч куярга туры киләчәк. Сез хәзер хыялыгызга таба барасыз. Бу атнада мәхәббәт, гаилә, балаларыгыз сөендерәчәк.

Кысла. Бу атнада яңа эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга мөмкин. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә үзегезгә проблемалар тудырмаска тырышыгыз. Игътибарыгызны кызыксынуларыгызга юнәлтегез, юк-барга ачуыгыз чыкмасын. 

Арыслан. Танышларыгызның кайбер сәерлекләренә игътибар итмәгез. Сез хәзер элеккегә караганда зирәк, бу халәтне үзегез өчен кулланыгыз. Дусларыгызны һәм танышларыгызны гаҗәпләндерә аласыз, бу сезгә игътибарны арттырачак.

Кыз. Атна кайбер нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәчәк. Үткәннәрегезгә борылып карау гадәтен ташлагыз! Эчке тавышыгызны тыңлагыз. Шәхси тормышка күбрәк игътибар бирегез, балаларыгызга да киңәшегез кирәк булачак.

Үлчәү. Иҗади ниятләрегезне тормышка ашырырга җиңел булачак. Сәфәрләр һәм командировкалар нәтиҗәле һәм күңелле үтәчәк. Пәнҗешәмбе һәм җомгада тирә-юньдәгеләргә күбрәк игътибар һәм игелек күрсәтегез. Ялларда дуслар белән аралашыгыз.

Чаян. Планнарыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туачак. Вакытны әрәм итмәгез. Эштә уңышлар һәм шәхси тормышыгызда күңелле үзгәрешләр сөендерәчәк. Оригинальлек, җанлылык һәм ачык акыл проблемаларны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

Укчы. Яңа танышуларда сак булыгыз. Планлаштырыгыз, алга барыгыз, билгеләнгән максаттан читкә китмәгез, ләкин үз бурычларыгыз турында да онытмагыз. Ялларда якыннарыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз. 

Кәҗәмөгез. Шикләрне алып ташлагыз һәм үзегезне җиңел хис итәрсез. Пәнҗешәмбе көнне дуслар ярдәменә өметләнә аласыз. Җомга кичен якыннарыгыз янәшәсендә уздырыгыз. Ял көннәрендә кызыклы күргәзмәгә баруыгыз ихтимал.

Сукояр. Сезгә ышанып бетмәскә мөмкиннәр. Кергән мәгълүматны кат-кат тикшерергә тартынмагыз. Чәршәмбе яхшы хәбәр килергә мөмкин. Хәзер чынбарлыктан читләшү һәм иллюзияләр белән яшәү вакыты түгел. Артык хискә бирелмәгез! 

Балыклар. Вак-төяк түгел, глобаль максатлар куегыз. Иске проблемалар белән көрәшергә һәм тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә вакыт. Ял көннәрендә үзегезгә тулысынча ял итәргә һәм киләсе атнага көч җыярга рөхсәт итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев