Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

1нче сентябрьгә мошенниклар да әзерләнә

Мәктәп сезонында популяр схемалар

Белем бәйрәменнән соң мошенниклар өчен сценарийлар арта. Балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны кулланып, аферистлар ничек эшли?

Сыйныф чатларында акча җыялар. Мондый очракларда чаттагы яңа кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Укытучының яки әти-әниләрнең аккаунтны ачып, күмәк чатка мәгълүмат урнаштырырга мөмкиннәр, ялган профильләр дә ача алалар. Сылтамалар ачарга, җибәрелгән документны тутырырга сорасалар да, сак булырга кирәк.

Балаларга мәктәпкә җыенырга акча вәгъдә итсәләр дә уяулыкны югалтмагыз. Ташламалар һәм түләүләр турындагы мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре сайтыннан тикшерергә онытмагыз.

Балалар өчен бәйгедә тавыш бирергә сорыйлар. Бу классик схема ел әйләнәсе кулланыла. Сылтама аша күчкәч мошенниклар аккаунтка керергә мөмкин. Шуңа да танышлар өчен тавыш бирү белән мавыкмаска кирәк, бәйгедә җиңү урынына, акчасыз калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев