2 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк!
Салымнар вакытында түләнмәсә пеня исәпләнә башлый.
Татарстан халкы 2023 ел өчен милек салымын быелның 2 декабреннән дә соңга калмый түләп бетерергә тиеш. Бу хакта республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин искәртте.
Ул быел республика халкы гомуми суммасы 9,6 млрд сум булган милек салымы түләргә тиеш диде, бу бер ел элекке белән чагыштырганда 500 млнга яки 5,5 проценкта күбрәк. Шул ук вакытта бу сумманың яртысын диярлек – 4,7 млрд сумын республика халкы түләгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев