20 – 26 февральгә йолдызнамә
Кучкар. Сезнең өчен атна җиңел һәм уңышлы башлана дип уйларга мөмкинсез, ләкин алай уйлап бетерү дөрес түгел. Ниндидер вак-төяк кенә әйберләргә дә абынырга туры киләчәк, кызыклы мөһим детальләрне онытмас өчен, аны игътибар белән тыңларга кирәк. Җомга көнне сезнең алдыгызда искиткеч перспективалар булырга мөмкин, тәвәккәллек күрсәтегез.
Үгезбозау. Йолдызлар сезнең тормышыгыз тынычланды диләр. Сезне туры юлдан алып китәргә куркытучы бәхәсләрдән сакланыгыз. Пәнҗешәмбе көнне сез берьюлы берничә ашыгыч проблема белән эш итәргә тиеш. Шимбә көнне гаиләдәге конфликт та читтә калмый.
Игезәкләр. Бу атнада сезгә төрле яклап яңа мөмкинлекләр ачылачак – аларны тулы куәтенә кулланырга тырышыгыз. Сезне романтика, танышулар һәм теләкләрнең чынга ашуы көтә. Инициатива һәм иҗади активлык күрсәтегез. Ял көннәрендә сезне ниндидер сәяхәт көтә.
Кысла. Үзгәрешләр булыр. Эшкә игътибар итү яхшырак, бу хәлиткеч әзерлек атнасы булырга мөмкин. Барлык көчегезне туплагыз, эш планын төзегез, партнерлар белән сөйләшегез. Сез кирәкле ярдәмне теләсә кайдан ала аласыз. Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр җайга салыныр.
Арыслан. Барысы да хаталар ясыйлар, һәм тормыш зирәклеге – аларны кабатламаска, йомык түгәрәк буенча йөрмәскә, тормыштагы авырлыклардан уңай тәҗрибә туплау өчен бирелә. Дулкынлануны үзегездә бетерегез: беренче тапкырдан килеп чыкмады, тагын сынап карагыз. Беренче кыенлыкларда ук коелып төшмәгез.
Кыз. Хәзер һөнәри эшчәнлек өлкәсендә активлыкны арттыру вакыты килеп җитте. Мөмкин булса, игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки уңыш хаталар кичермәскә мөмкин. Ял көннәрендә сез тискәре эмоцияләр җыярга тиеш түгел. Сезгә тирә-юньдәгеләр ярдәмгә килер. Якшәмбе көнен ялгыәлыкта гына уздырыгыз – ял итегез.
Үлчәү. Карар кабул иткәнче, яхшылап уйларга кирәк. Эштә сезнең тирә-яктагы кешеләргә үзегезнең файдалы һәм алыштыргысыз булуыгызны исбатлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк, ләкин моны һәркемгә дә расларга кирәк түгел. Авырлыклар җомга көнне дә читтә калмый, ләкин күңелегезне төшермәгез, барысы да бик уңышлы булырга тиеш.
Чаян. Бу атнада сезнең өчен күп өлкәләрдә һәм юнәлешләрдә яхшы вакыт булыр. Дүшәмбе көнне сезне уңыш һәм өстәмә табыш көтә. Пәнҗешәмбе көне кечкенә, ләкин мөһим уңыш китерәчәк һәм сез дөньяны ничек яратуыгызны сизерсез. Мәхәббәт өчен хәзер бик яхшы чор.
Укчы. Бу атнада үзегезне артык элемтәләрдән бушатырга тырышыгыз. Дүшәмбе көнне көтелмәгән проблемалар сезне стресска китерергә мөмкин. Кулыгызны төшермәгез – барысы да килеп чыгачак, ләкин тагын да күбрәк көч кирәк булачак. Ял көннәрендә ял итегез, эш турында онытып торыгыз.
Кәҗәмөгез. Дүшәмбе көнне, эндәшмәү яхшырак, бу сезне кирәксез конфликтлардан коткарыр. Сишәмбе көнне сез төрле бюрократик проблемалар белән очрашырга мөмкинсез. Җомга – сабыр булу көне, ашыкмагыз, һәр нәрсәне уйлап эш йөртегез. Шимбә көнне ял итегез һәм күңел ачыгыз, ләкин нәтиҗәләре турында уйлагыз.
Сукояр. Сезнең тормышыгызда яхшы чор килә, хәтта яңа этап дип тә әйтергә була. Атна башында кызыклы очрашулар һәм перспективалы танышулар булырга мөмкин. Эш нәтиҗәләренә ирешү өчен сезгә түземлек күрсәтергә кирәк. Тирә-ягыгыз катлаулы һәм стресслы булырга мөмкин, алдау таягына эләкмәс өчен акыллы булыгыз. Ял көннәрендә якыннарыгыз турында кайгыртыгыз, аларга сезнең игътибарыгыз кирәк.
Балыклар. Атна катлаулы һәм эмоциональ яктан стресслы булачак. Дүшәмбе көнне һәрнәрсәдә сак булыгыз. Чәршәмбе көнне планнарыгызны яңадан карарга киңәш ителә. Яңа бизнес ачып җибәрергә мөмкинсез. Моннан тыш шәхси тормышта да үзгәрешләр көтелә. Җомга көнне сезне рәнҗеткән кешене кичерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев