200 мең сумлык товар урлаган
Яңалыклар тасмасы

200 мең сумлык товар урлаган

Вакыйга Чаллының бер товарлар бирү пунктында була.

Чаллының Халыклар дуслыгы проспектында урнашкан товарлар бирү пункты җитәкчелеге зур күләмдәге урлашу факты буенча полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Тикшерү барышында урлашуга 38 яшьлек хатын-кызның катнашы булуы ачыкланган. Февральдән май аена кадәр ул пункттан сок сыгу җайланмасы, тузансуырткыч һәм самокат алып чыгып китә алган. Китерелгән зыян күләме 200 мең сум тәшкил иткән.

Хокук бозучы барлык товарларны да кире кайтарган. Аның кайда эшләве хәбәр ителми.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(фото ясалма интеллект иҗаты)
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев