Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле

Татарстан җанисәп алучыларны җайланмалар белән тәэмин итүгә, җиһазланышка 60 млн сум тирәсе субвенцияләр алачак.

2020 елда Татарстанда халык санын алу чарасына күпме акча тотылачагы билгеле. Барлыгы 360 млн сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

"Күп кенә чыгымнар үзәкләшкән төстә. Татарстан җанисәп алучыларны җайланмалар белән тәэмин итүгә, җиһазланышка 60 млн сум тирәсе субвенцияләр алачак", - диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакларын, башка чыгымнарны да исәпкә алып, халык саны исәбен алуга барлыгы 360 млн сум тирәсе акча сарыф ителәчәк. "Бу акча федераль бюджеттан. Татарстан акча тотмый", - дип тәгаенләде Социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Валерий Кандилов.

  • 2020 елның 1-25 октябрендә Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасы уздырылачак. 

 

 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196440/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев