2023 елдан загслар никах турында таныклык бирми башлаячак
Барлык мәгълүматлар гражданлык хәле актларын теркәү бердәм дәүләт реестрында электрон рәвештә сакланачак.
Юстиция министры Константин Чуйченко хәбәр иткәнчә, 2023 елның июненнән загслар системасы "реестр моделенә күчәчәк". Шуннан соң барлык мәгълүматлар гражданлык хәле актларын теркәү бердәм дәүләт реестрында сакланачак. Башка сүзләр белән әйткәндә, барысы да электрон рәвештә булачак. Теләсә кайсы дәүләт органы реестрдан үзенә кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала алачак.
Бер яктан, бу уңайлы. Өстәвенә, санкцияләр аркасында кәгазь кытлыгы. Икенче яктан, виртуаль документ булгач, кәгазь күтәреп йөрергә туры килмәячәк. Тик укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз: кәгазь документлар алу мөмкинлеге дә калачак. Дөрес, матур кәгазьдә түгел, ә гади реестрдан биргән белешмәдә. Шундый ук система инде берничә ел күчемсез милеккә карата булган документларга да кагыла. Өйгә, участокка яки фатирга булган хокуклар турындагы таныклык күптән юк. Алар урынына – күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры белешмәсе. ЗАГСныкын да Дәүләт хезмәтләре порталы аша заказ биреп бирәчәкбез, ә кәгазь версияләрне почта яки МФЦдан алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев