Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

2026 елда беренче балага ана капиталы 728 мең сум тәшкил итте

Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда, якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

2026 елда ана капиталы беренче балага якынча 728 мең сум тәшкил итә, әгәр элегрәк гаилә сертификат алмаган булса, икенчесенә – 963 мең сум тирәсе.
Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев хәбәр итте.
Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда, якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Коломейцев билгеләп үткәнчә, 2024 елдан өстәмә таләп гамәлдә: бала да, ана капиталы алган ата-ана да туу буенча Россия гражданлыгына ия булырга тиеш.
Аның әйтүенчә, ана капиталы программасы 2007 елның 1 январыннан гамәлдә. Бу вакыт эчендә түләүдән 15 млн га якын Россия гаиләсе файдаланды. 
Әлеге  сертификат бер генә тапкыр бирелә.
Татарстанда  «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар