2027 елда 118 ял көне була
Бу хакта «ТАСС» агентлыгына «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр иттте.
Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләрне 2027 елда 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җитештерү календаре проекты шулай ук дүрт кыскартылган эш көнен дә күздә тота. Россиялеләр 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә бер сәгатькә азрак эшләячәк.
Эксперт 20 февральгә аерым игътибар юнәлтте. 2027 елда бу дата шимбәгә туры килсә дә, проект буенча ул эш көне булачак. Ял көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә россиялеләр рәттән өч көн – 21 февральдән 23 февральгә кадәр ял итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев