21 көнлек ял: мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачты. Фотолар
Лагерьләрдә нинди чаралар үткәрелә?
Балалар җәйге каникуллар башлануга сөенсә, әти-әниләр аларның ялын оештыру мәшәкате белән мәшгуль. Бу уңайдан мәктәп яны лагерьлары гаиләләргә ярдәмгә килә. Алар 28 майдан үз ишекләрен ачты.
«29 нчы гимназиянең «Нечкәбил» лагерена 150 бала йөреячәк. Шуларның 20 се хезмәт отрядында җәйге практика уза», — дип белдерде лагерь җитәкчесе Лилия Баляева.
Барлыгы исә шәһәрдә 7300 укучы мәктәп яны лагеренда ял итәчәк. Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 300 бала өчен, республика бюджеты хисабына, юлламалар бушлай бирелә.
53 лагерьның барысы да Роспотребнадзор тикшерүен үтеп, эшләү өчен рөхсәт алган. Балалар өчен 3 тапкыр ашау, көндезге йокы, кызыклы уеннар һәм ярышлар әзерләнгән.
Шәһәр мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү секторы мөдире Татьяна Бросалина әйтүенчә, укучылар 21 көн дәвамында шәһәребездәге мәдәни, шулай ук Чаллының 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган чараларда катнашачак. Моннан тыш, алар экскурсияләргә барачак, юл йөрү кагыйдәләрен, антитеррорлык куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәнәчәк. Ароматерапия, массаж, витаминлы эчемлекләр аша саулыклары ныгытылачак.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев