22 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

22 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

22 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез кар явачак.

Иртән һәм көндез кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -15..-20˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре. 

Чаллыда болытлы һава торышы, төнлә аязулар көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с кадәр. Төнлә минималь температура -11...-14˚, аязганда - 15..-20˚. Максималь температура көндез -7...-10˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев