Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

23 апрельдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе үтәчәк

Шәһәрдә язгы санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Шимбә көнне барлыгы 1665 кеше өмәгә чыкты. Төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр картлар һәм инвалидлар интернатының тирә-ягын тәртипкә китерделәр.

Территорияне кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындырдылар, агачларның кәүсәләрен агарттылар. 

23 апрельдә гомумшәһәр өмәсе уза. Май бәйрәмнәренә Чаллы матур һәм чиста булырга тиеш. «Көннәр җылыта, шуңа күрә язгы икеайлык буенча планда каралган эшләр һәркөнне тулыландырылырга тиеш. Без «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә булдык. Анда агач, куак үсентеләре җитәрлек. Аларны утыртыртуда активылк күрсәтергә кирәк», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә. Ул парк һәм скверларны тәртиптә тоту мәсьәләсенә дә тукталды. 

– Моның өчен акча җитәрлек бирелми, без өстәмә финанслар табарга тырышачакбыз. Парк һәм скверларга җәмәгать тәртибен саклау пунктлары куйдык, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырдык. Алар барысы да эшләргә тиеш. Җитешсезлекләр, кимчелекләрне бетерергә кирәк. Кыш безнең иҗтимагый киңлекләрне тәртиптә тота алуыбызны күрсәтте. Табеев, Тукай Яр буе, Шишкин бульвары, ГЭС, Сидоровка парклары кыш буе якты, чиста булды, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев