23 февральдә солдатларга хатлар бүләк итәчәкләр
Татарстанда “Солдатка – хат” акциясе игълан ителде.
Әлеге акцияне “Ярдәм янәшә” республикакүләм хәрәкәте оештыра. Теләгән һәркем солдатка хат яза ала. Рәсемнәр дә ясарга ярый. Алар посылкалар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәреләчәк.
- Хәрбиләр өчен 23 февральгә бу иң зур бүләк булачак. Кулдан язылган хатлар хәрбиләрнең күңел кылларын тибрәтә. Алар безнең ярдәмебезне тоярга, көтүебезне белеп торырга тиеш, - диләр “Ярдәм янәшә” хәрәкәте волонтёрлары.
Хатларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына китерергә була. Адреслары ярдәм.рф сайтының “Ничек ярдәм итәргә?” бүлегендә язылган.
Исегезгә төшерәбез, “Ярдәм янәшә” махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ул гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнә. Шулай ук мобилизацияләнгән ир-егетләр гаиләләренә булыша. Юридик консультация, психологик ярдәм дә күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев