Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

24 – 30 июльгә йолдызнамә. Үлчәүләр, ташлагыз моны! Ял итегез!

Кучкар. Бу атнада перспективалы тәкъдимнәр дә булырга мөмкин, популярлык та казанырсыз, кызыклы шәхесләр белән дә очрашырсыз. Сишәмбе конфликтлардан сакланыгыз. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермәгез.

Үгезбозау. Сезнең төп бурыч – кирәк һәм кирәк булмаган арасында компромисс табу. Ул табылгач, сездә җан тынычлыгы һәм үз-үзегезгә ышаныч артачак. Чәршәмбе көнне сезне мактарга мөмкиннәр, ләкин барлык сүзләр дә эчкерсез булмас.

Игезәкләр. Бу атнада инициатива күрсәтергә кирәк, тырышлык куйсагыз, якын киләчәктә сезне зур файда көтә. Хәзер иң кыю идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бар, якыннарыгыздан ярдәм алачаксыз. Эмоциональ халәтегез өстендә җитди эшләргә кирәк.

Кысла. Сез хәзер тышкы кыяфәтегез белән шөгыльләнергә тиеш, имиджны яңарту өчен яхшы вакыт. Дуслык тәкъдим итүчеләр күп булырга мөмкин. Дус булыгыз, ләкин аларга артык ышанмагыз. Җомга көнне кыю идеяләрне тормышка ашыра аласыз.

Арыслан. Тормышка яңача карау вакыты җитә. Йолдызлар сезгә үз көчегезгә ышанырга һәм ныклык күрсәтергә киңәш итә. Пәнҗешәмбе көнне хезмәттәшләрегезне хаклыгыгызга ышандыру өчен күп көч куярга туры киләчәк. Җомга – зур эшләр һәм сәяхәтләр башлау өчен уңайсыз көн. 

Кыз. Бу атнада, мөмкинлек булса, ял итегез һәм көчегезне торгызыгыз. Сишәмбе көнне яңа танышулар күңелсез дәвам итәргә мөмкин, элемтәләрне чикләгез. Җомга көнне көтелмәгән сюрприз көтә, ләкин җавап итеп җитди адым ясар өчен тәвәккәллек кирәк.

Үлчәү. Эштә дә, шәхси тормышта да принципиаль мәсьәләләрне хәл иткәндә үз фикерләрегезне яклагыз. Пәнҗешәмбе көнне билгеләнгән очрашуларны кичектермәгез. Шимбә көнне ял итегез, дуслар белән мәҗлес үткәрегез.

Чаян. Бу атнада эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициатива күрсәтегез. Һәм сез шактый табыш алырсыз, абруегызны ныгытырсыз, ниятләрегезне тормышка ашырырсыз. Чәршәмбе көнне проблемаларны җиңел чишү мөмкинлеге бар.

Укчы. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе сәяхәтләр уңышлы булачак һәм күп кызыклы кешеләр белән таныштырачак. Яңа эш турында кызыклы тәкъдимнәр булырга мөмкин. Атнаның икенче яртысында тирәгездә интрига булуы бар. Ял көннәрен шәһәр читендә үткәрү яхшы.

Кәҗәмөгез. Бу атнада күп очрашулар, яңалыклар, эш буенча сәяхәтләр көтә. Кәефегез кискен яхшырачак, сездә яңа идеяләр барлыкка киләчәк. Яңа эшләр башлау өчен яхшы вакыт. Ял көннәрендә үзегезне күзәтегез, хисләрегезне тышка чыгармагыз.

Сукояр. Ни дә булса эшләгәнче уйлагыз. Хаклыгыгызны исбатларга тырышмагыз. Пәнҗешәмбе көнне авырулар сезне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында искәртәчәк. Җомгада документларны дөрес һәм вакытында рәсмиләштерүгә игътибар бирегез. 

Балыклар. Эшегезгә таләпләр артачак. Коллегаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алу, инициатива күрсәтү яхшы булыр. Дусларыгызның киңәшләрен тыңлагыз, аларга кайбер кимчелекләр яхшырак күренә. Ялларда вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев