Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәүзия Бәйрәмова: «Ул ата-анасына соңлап туган бердәнбер бала иде...»

24 яшьлек татар активисты Батырхан Әгъзамов фаҗигале төстә һәлак булды.

Татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы Батырхан Әгъзамов юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булды. Аның баш мие җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Азатлык» татар яшьләре союзы язып чыкты. 

Батырхан Әгъзамовның гаиләсенең кайгысын беренчеләрдән булып язучы Фәүзия Бәйрәмова уртаклашкан. 

– Бәхил бул, Батырхан энем! Саян таулары буеннан, Тыва төрки далаларыннан кайгылы хәбәр килде – татарның бер газиз баласы, милләт көрәшчесе Батырхан Әгъзәмов һәлак булган... 25 яше тулырга берничә көн кала, юл казасына очрап, дөньядан киткән. Ул ата-анасына соңлап туган бердәнбер бала иде, Монголия чик буйларыннан Казанга килеп, милләтне уятып киткән яшь каһарман булды... 

Батырхан 2016-2019 елларда Казан федераль университетында укыды, Тывада татар мөхитендә үсмәсә дә, университетның татар теле бүлегенә керде, туган якларында Миңзифа әбисе авырый башлагач, читтән торып укырга күчеп, аны карарга Кызылга кайтып китте. Әбисе үлгәч, аны үз куллары белән мөселманча җирләде, аннан соң яңадан Казанга кайту хыялы белән яшәде. Әмма тәкъдирендә башкача язылган булып чыкты... 

Мин Батырханны Казанда милли хәрәкәт җыелышларында, Хәтер көннәрендә, тел буенча митингларда еш күрдем. Анда борынгы татар-монголларда булган борынгы Чыңгызхан рухы сизелә иде, көч-гайрәт кайнап торды. Шул ук вакытта ул чәчрәп тә чыкмады, шауламый гына, ирләрчә басынкылык белән гамәл кылды. Гади халыкны яклап, пенсия реформаларына каршы пикетта торганы өчен, 8 тәүлек утырып та чыкты. Моннан тыш татар телен яклаганы өчен дә берничә тапкыр тоткарланды, Гаяз Исхакый музее турында даими рәвештә түрәләрнең исенә төшереп торды. 

Батырхан һәм Яуширмә белән бәйле бер кызыклы хәл искә төште. 2018 елның карлы-буранлы март башы иде, Чистай районының Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын уздырырга чыгып киттек, анда Казаннан һәм Чаллыдан Исхакый бүләге ияләре чакырылган иде. Без Чаллыдан язучы Факил Сафин белән киләбез, Яуширмә борылышында, ак бураннар эчендә, юлдан ике егетнең җәяүләп атлаганын күрдек, аларның кулларында зур-зур сумкалар иде, чак өстерәп баралар. Мин шунда “Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны һәм Батырхан Әгъзәмовны танып алдым, тиз генә машинаны туктаттык та, егетләрне үзебез белән алдык. Алар Казаннан килгән ниндидер машинадан төшеп калганнар һәм калган юлны җәяү дәвам иткәннәр, ә сумкалары таш кебек китаплар, татарча газета-журналлар, байракчыклар, тагы әллә нинди милли сувенирлар белән тулган иде. Ә Яуширмәгә чаклы әле тагы 25 чакрым! Исхакый рухы, яшьлек егәрлеге аларны шушы юлга чыгарган һәм алар аны кар түгел, таш яуса да үтәргә әзер иде... Алып килгән бүләкләрен алар халык арасында сөенә-сөенә таратып йөрделәр. 

2016 елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тывага килгәч, аның белән очрашуга татарларны 18 яшьлек Батырхан җыеп алып бара. Хәер, Тыва Республикасында татарлар күп яшәми, хәзер алар 200-300 тирәсе генә, аларның да күбесе тывалар һәм руслар белән катнаш никахларда. Кызганычка каршы, биредә татарларның милли оешмалары бик зәгыйфь, дини оешмалары, мәчетләре бөтенләй юк. Моның сүлпәнлекнең сәбәбен катнаш гаиләләрдән дә күрәләр, Батырханның да әнисе татар, Сания исемле, ә әтисе Игорь татар һәм рус катнаш гаиләдән. Батырханның да башта исеме Кирилл була, ул аны, рәсми рәвештә, бөтен документларында Батырхан, дип үзгәртә, ә Әгъзәмов фамиясен, рәсми рәвештә, әнисенекен ала. Һәм Казанга ул инде БАТЫРХАН булып килә, мәңгелеккә дә мөселман-татар булып, БАТЫРХАН булып китә... Бәхил бул, Батырхан энем, рухың шат булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын! Милләт күгендә якты йолдыз булып исемең һәм хезмәтләрең калсын... – дигән Фәүзия Бәйрәмова. 

19 ноябрьдә Батырхан Әгъзамовка 25 яшь тулыр иде.

Фото Татар информ сайтыннан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев