25 декабрьдә Чаллыда ничә пар язылыша?
Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
Узып баручы елда Чаллыда барлыгы 1633 тән артык яңа гаилә барлыкка килгән.
Шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, яшьләр никахларын матур даталарда рәсми рәвештә теркәргә тырышалар. Быел 25 саны популяр.
2025 елның 25 декабрендә Чаллыда 45 парның никахы теркәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев