«Кайнар линия» 1 сәгать эшли
25 сентябрьдә Татарстанда Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итү көне узачак. «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында «кайнар линия» 10:00 дан 11:00 гә кадәр эшләячәк.
Ата-аналар түбәндәге мәсьәләләр буенча сораулар бирә ала:
• Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты;
• Балалар бакчаларында туклану;
• Балаларның адаптациясе;
• Өстәмә үсеш программалары һәм методикалар.
Очрашуның модераторы — ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева.
Шулай ук туры элемтәдә катнашачаклар:
• Светлана Захарова — ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
• Йолдыз Хисамиева — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе;
• Светлана Закирова — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты;
• Татьяна Багаева — Казан Мәгариф идарәсе бүлек җитәкчесе;
• Артем Кузнецов — «Татарстанның күп балалы гаиләләре» оешмасы рәисе;
• Гөлнара Сиразиева — «Детки-Конфетки» коррекция үзәге директоры.
📚 Сорауны ничек бирергә?
📞 Телефон аша: 8 (843) 590-04-05
📱 Мессенджер аша: «Макс» ботына 8 (987) 205-00-63 номерына язарга мөмкин.
Нет комментариев