26 мартка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
26 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кар, көндез җепшек кар явачак.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көньяк районнарда -12˚, көндез +2..+7˚ градус.
Шимбә, 26 мартта, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә.
Урыны белән кар, көндез юеш кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, көндез секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7˚, урыны белән -12˚. Көндез максималь һава температурасы +2..+6˚.
Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев