26 сентябрьдә  зиратка махсус автобус рейслары оештырылачак
Яңалыклар тасмасы

26 сентябрьдә зиратка махсус автобус рейслары оештырылачак

Хәтер көнендә якыннарының каберләренә проблемасыз барып була

 

Шимбә, Хәтер көнендә,  Чаллы халкы «Восточное» зиратына барып, якыннарын искә алсын өчен махсус транспорт хәрәкәте булдырыла.

Автобуслар иртәнге 7:00дән көндезге 15:00гә кадәр 30 минутлык интервал белән түбәндәге маршрут буенча йөриячәк: 

• «Пединститут» тукталышы 

• Минзәлә тракты 29К 

• «Восточное» зираты 

• «Пединститут» тукталышы.

Игътибар итегез: 

Автобуслар Низаметдинов урамында урнашкан «Пединститут» тукталышыннан кузгалачак. Сезгә уңайлы булсын өчен, тукталышның урнашуы картада билгеләнде.

Тукталыш картада күрсәтелгән
Тукталыш картада күрсәтелгән

 


Нет комментариев