27 яшьтән соң да армиягә алачаклар
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон проектын карарга җыеналар.
2024 елның 1 гыйнварында хәрби хезмәткә чакырылу яшенә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керер дип күздә тотыла. Аның нигезендә армиягә 27 яше тулып киткәннәрне дә ала башлаячаклар. Ягъни 18-30 яшькә кадәрге ир-атларны. Бүген Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон проектын берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев