27 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

27 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

27 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә.

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында 15-20 метр тизлеккә кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +7…+12˚, көндез +21.+26 градус җылы булачак. 
Яр Чаллыда сишәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан тизлеге 5-10 м/с, көндез көчәйгәндә 14 м/с, урыны белән 15-20 м/с кадәр. Көндез һава температурасы +22..+26˚, төнлә +7..+10˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев