270 млн сум акча кая китә?
«Без карны чистартырга әзер булырга тиеш», - диде мэр.
Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә юлларны һәм паркларны тәртиптә тоту өчен 270 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аның 170 млн сумы – юлларны, 80 млн сумы паркларны һәм иҗтимагый киңлекләрне тәртиптә тотуга җибәрелә.
«Парк хезмәткәрләренең иртәнге алтыда юлларны, территорияләрне җыештырырга чыгулары бөтен кешегә ошый. Әмма моңа акча кирәк», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Ул шәһәр юлларын чиста тотуның җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте.
«Бүген-иртәгә кар явачак. Без моңа әзер булырга тиеш. Узган кыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, зур сынау булырга мөмкин. Юлларны, ишегалларын кардан чистарту узган елда 600-700 млн сумга төште. Идарә итү компанияләре чыгымнарын да исәпкә алсак, бу сумма 1,5 млрд сумга җитте», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев