Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

28 марттан 3 апрельгә йолдызнамә

Кучкар. Күптән булган вакыйгаларга яңадан кайтып, уйланырга кирәк. Бу атна проектларны оештыру белән бәйле бөтен нәрсә өчен менә дигән атна. Бердәнбер киңәш – үз планнарыгызга артык күп кешеләрне җәлеп итмәгез.

Үгезбозау. Бу финанс планда катлаулы атна. Әгәр берәрсе сездән бурычка акча сораса, сезгә баш тарту авыр булачак. Сезнең ярдәм  итәрлек мөмкинлегегез булса да, моны эшләмәячәксез. 

Игезәкләр. Атна дәвамында йолдызлар Игезәкләргә эштә кыюлык күрсәтеп, үз өстегездә эшләргә киңәш итә. Ял көннәрен якыннарыгыз белән үткәрегез. 

Кысла. Бу үзеңнең тотышыңны үзләштерү өчен бик яхшы чор. Атна карьера планында бернинди дә үсеш кертми. Ялларда үз вакытыгызны яраткан шөгыльгә багышлау яхшырак. 

Арыслан. Атна уртасы бәхетле вакыйгаларга бай булачак. Ялларда кичә оештырырга һәм барлык дусларны һәм якыннарны чакырырга кирәк. Өйдә генә торырга яратучыларга да кеше арасына ешрак чыгарга киңәш ителә. 

Кыз. Сез үз тормышыгызда нидер үзгәртергә телисез кебек, ләкин нәрсәдән башларга кирәк икәнен белмисез. Атна азагы бик үк уңышлы булмаячак. Бу аспект эшкә сәләтне шактый киметәчәк һәм арыганлык китерәчәк. 

Үлчәү. Сез кемнеңдер мөһим эшен игътибарсыз калдырасыз дигән куркыныч бар, һәм ул чагында аның белән ниндидер конфликт та булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне җомга көнне мөһим эшләрне планлаштырырга кирәкми. 

Чаян. Атна буена сез бик тиз кызып китәчәксез, үз хис-кичерешләрегезне тыерга кирәк. Ялгыз кешеләргә исә атналык яңа танышулар, бәлки, яңа мөнәсәбәтләр вәгъдә итә. Теге яки бу очракта, барлык Чаяннар өчен атна уңышлы тәмамланачак, шәхси тормышка уңай үзгәрешләр кертәчәк. 

Укчы. Әлеге йолдызлык вәкилләре үзләрен бик яхшы хис итәчәк. Әмма атна ахырына мондый шатлык сизелмәячәк. Әмма кәефсезләнергә кирәкми, бу үзгәрешләр яхшыга гына булачак.

Кәҗәмөгез. Вакыт-вакыт сез артык туры сүзле була аласыз, ә аннары кинәт серлегеә әйләнәсез. Кәҗәмөгезләр эш вакытында бик энергияле булачак, тиешле мотивация таба һәм омтылыш ала алачаклар. Төрле чараларга йөрегез, бу танышлыклар арттырырга мөмкинлек бирәчәк

Сукояр. Бу атнада сезнең эшегез бик күп булачак. Атна яңа перспективалар һәм финанс үсеш алып киләчәк. 

Балыклар. Атна буена күңелсезлекләрдән курыкмаска кирәк, алар булмаячак. Йолдызлар куелган максатларга ирешүдә уңышка ирешүне фаразлый.  Тулаем алганда, атна уңай һәм продуктив булачак.
 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә