Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

29 майдан – 4 июньгә йолдызнамә: Үлчәүләр, гаилә проблемаларыгызны хәл итегез!

Кучкар. Пәнҗешәмбе көнне шәхси тормышыгыздагы яңалыклар сөендерәчәк. Шимбә көнне планнар корыгыз һәм үз алдыгызга яңа максатлар куегыз. Ә менә якшәмбене тулысынча табигатьтә ял итүгә багышлау яхшырак.

Үгезбозау. Зур эшләр булырга мөмкин, игътибарлы һәм сак булдыгыз. Сезнең авыр һәм җаваплы хезмәтегез җитәкчеләр һәм хезмәттәшләр тарафыннан бәяләнер. Премиягә өметләнергә була. Яңа һөнәри күнекмәләрне үзләштерү турында уйлагыз.

Игезәкләр. Атна сезгә күп шатлыклар китерәчәк. Яраткан кешегез кинәт кенә романтик кичә белән сөендерергә мөмкин. Эштә оештыру һәм лидерлык сыйфатларыгызны, шулай ук иҗади сәләтегезне күрсәтергә икеләнмәгез. Сезне уңыш һәм табыш көтә.

Кысла. Фикерләрегезне тәртипкә китерегез. Интеллектуаль дәрәҗәгезне күтәрү өчен яхшы вакыт. Атнаның икенче яртысында кирәкле һәм кызыклы кешеләрне үзегезгә җәлеп итә аласыз. Җомга көнне җитди карар кабул итәргә кирәк булачак.

Арыслан. Бу атнада аралашу даирәсе киңәя ала. Юлга чыгып китүегез ихтимал. Кызыклы танышу шәхси тормышта үзгәрешләр ясауга ярдәм итәчәк. Чәршәмбе көнне сез күп нәрсәгә ирешә аласыз. Ял көннәрен гаиләгез белән уздырыгыз. 

Кыз. Атна яңа эш табу өчен уңайлы. Дүшәмбе көнне җаваплылыкны үз өстегезгә алырга әзер булыгыз. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә күп эшләр инерция буенча башкарылачак. Атна ахырында көтелмәгән сәяхәткә әзерләнегез.

Үлчәү. Сишәмбе көнне шәхси тормышыгызга серлелек өстәргә теләрсез. Шуның белән хәтта тирә-юньдәгеләрне җәлеп итәчәксез. Интуициягезне тыңлагыз, эштә инициатива күрсәтегез һәм ул бүләкләнәчәк. Гаилә проблемаларын хәл итегез. 

Чаян. Тәвәккәллегегез, активлыгыгыз игътибарсыз калмаячак. Бу карьера үсеше һәм яңа бизнес проектлары өчен яхшы атна. Сезнең өчен чыннан да мөһим һәм кызыклы кешеләргә генә ярдәм күрсәтегез. Якыннарыгызга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыгыз.

Укчы. Барысына да гадирәк һәм тынычрак карагыз, бар мәсьәләләрне хәл итүне үз өстегезгә алмагыз. Сишәмбе эшегезне планлаштырыгыз. Пәнҗешәмбе көнне көтелмәгән сәяхәтләрдән сакланыгыз. Атна ахырында карьерада уңышка ирешү мөмкинлеге биреләчәк.

Кәҗәмөгез. Аралашу – сезнең олы плюс, ул сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Мөмкинлекләрегезне чынлап бәяләргә тырышыгыз, кинәт уңышсызлык очрагында кайгырмагыз. Хаталарны төзәтегез һәм сез тиздән максатка ирешерсез. 

Сукояр. Грандиоз планнар төзү кирәкми. Сезгә дуслар яки якыннарыгыз үтенече буенча арадашчы ролен үтәргә туры килергә мөмкин. Бик күп сорауларны тиз җиңә алырсыз, аеруча дүшәмбе һәм шимбә. Яллар күңел ачу, сәяхәт өчен яхшы. 

Балыклар. Кечкенә сәяхәткә чыгу, кунакка бару, озак күрешмәгән кешеләр белән очрашу мөмкинлеге булачак. Ә шәхси тормышта тискәре эмоцияләр, низаглар булырга мөмкин. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Ялларны якын кешеләрегез янәшәсендә уздырыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев