Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

29 йортта яшәүчеләрнең квитанцияләрендә үзгәрешләр булачак

Башкарма комитетта узган елның декабрь, бу елның гыйнвар ае өчен торак-коммуналь хезмәтләр буенча квитанцияләрдә килеп чыккан төгәлсезлекләрне тикшерделәр.

Халык арасында: «Җылылык өчен күп исәпләгәннәр», –  дигән хәбәрләр таралган иде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, барлыгы  35 мөрәҗәгать кергән, моннан тыш, җитәкче янына килүчеләр дә булган. «Сорауларына төгәл җавап биргәч, алар рәхмәт әйтеп киттеләр», – диде И.Зуев. Тулаем алганда шәһәрдә торак-коммуналь хезмәтләр буенча түләүләрдә хата булмаган, «Автозавод» МУПы карамагындагы 29 йортта яшәүчеләрнең квитанциясендә генә төгәлсезлекләр ачыкланган. Шуңа күрә аларның февраль квитанциясендә үзгәрешләр булачак. Шәһәрдә бер гкал. җылылык 1758 сум. Бу – Татарстан һәм Россиянең кайбер шәһәрләренә караганда иң арзан бәя. Чагыштыру өчен: Түбән Камада бер гкал. җылылык – 1813 сум, Әлмәттә – 2017 сум, Ижауда – 2140 сум, Кировта 3001 сум тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы