Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

30 яшьтә дә армиягә алачаклар

РФ Дәүләт Думасы беренче укуда хәрби хезмәткә 21 яшьтән ала башлау турында законны кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы беренче укуда хәрби хезмәткә 21 яшьтән ала башлау турында законны кабул итте.

«Яшьләрнең урта белем,урта махсус белем һәм югары белем алу мөмкинлеклрен гарантияләп, хәрби хезмәтә чакырту яшен акрынлап 21 яшькә җиткерү тәкъдим ителә. Әле ул 18 яшь», — диелә аңлатмалы кәгазьдә.

Аннан тыш, закон проекты хәрби хезмәтә чакыртуның соң чик яшен дә билгеләүне, аны әлеге 27 яшьтән 30 яшькә җиткерүне күз уңында тота.
Документ буенча  бу күчеш 2026 елга кадәр дәвам итәчәк.

Тәкъдим кабул ителсә, 2024 елда армиягә 19 – 30 яшьлек егетләрне алачаклар. Ә 2025 елда —  20 – 30 яшьлекләр барачак. Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан инде 21 яшьтән башлап, 30 яшькә җиткән ир-егетләр хәрби бурычларын үти башлаячак, дип хәбәр итә https://omet-rb.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт