340 мең сумнан артык  акчасын күчергән
Яңалыклар тасмасы

340 мең сумнан артык акчасын күчергән

Татарстанда яшәүче бер әби мошенникларга зур күләмдә акча җибәргән.

Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче бер әби Roblox онлай уены өчен предметлар сатып алмакчы була.

Узган атнада ул шул «уен әйберләре»н сатучыларга мессенджер аркылы җибәрелгән исәп-хисап счеты буенча  340 мең сумнан артык акча күчерә. Һәм акчасыз да, уенсыз да кала. 

Аның акчалары Мурманск өлкәсенә киткән булып чыга. Мошеннниклык буенча җинаять эше кузгатылган
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклар акча югалту

Нет комментариев