Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТОС рәисе: «Безгә килгән һәр кунак хәйран кала»

36нчы комплекста яшәүчеләр йорт янын матурлый.

Шәһәрнең 36/5 (йорт өчен җаваплы - Роза Манкеева), 36/3-2 (Әлфинур Максимова), 36/6-1 (Алевтина Каримова), 36/6-2 (Гүзәл Асарова) йортлары территориясе чын гөлбакчага әверелгән. «Прибрежный» ТОС рәисе Людмила Калачёва әйтүенчә, бу матурлыкны йорт өчен җаваплылар гына түгел, битараф булмаган шәһәрдәшләр дә чыгып булдыра. Алар йорт янын тәртиптә тоталар, чәчәкләргә су сибәләр. 

«Быел традицияне дәвам итеп, ишегалдыбыздагы күптөрле чәчәкләрне төрлеләндереп, тагын башкаларны да утырттык. Чәчәкләрне карап тору – безнең өчен ял.. Ишегалды гөрләп тора, балалар заманча мәйданчыкта уйный. Алар да бу матурлыкка соклана һәм табигатебезне сакларга өйрәнә. Ә күршеләр белән кич чыгып эшләү – үзе бер күңелле һәм рәхәт. Безгә килгән кунаклар да чәчәкләрне күреп хәйран кала. Бу матурлыкны йортта яшәүчеләр тудыруына гаҗәпләнәләр. Бездән дус һәм тату яшәү серләрен сорыйлар. Кешене хезмәт бизи һәм берләштерә, дип әйтәбез. Быел планда «Иң яхшы ишегалды» конкурсында катнашу һәм комплекста яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү», – дип сөйләде безгә 36/6-2 йорты өчен җаваплы Гүзәл Асарова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев