37 ел көтелгән капиталь ремонт
Концерт залы нинди булачак?
Тиздән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы капиталь ремонтка ябыла. Моның өчен 300 млн сум акча бүлеп бирелә. Ремонтның заказчысы – «Татарстан Республикасының баш төзелеш» учреждениесе.
Мәдәният учреждениесе директоры Фәнил Салихов әйтүенчә, ремонт киләсе елның 1 декабренә тәмамланырга тиеш.
– Концертлар залына моңа кадәр әкрен генә ремонт ясалды. Электр үткәргечләр, җылылык торбалары алыштырылды. Капиталь ремонт барышында вентиляция, кондиционер куячаклар. Утыргычлар, яткырткычлар алмаштырылачак, стеналар яңартылачак, – ди Фәнил Салихов. – Кыскасы, зал заман таләпләренә туры килерлек дизайн проект нигезендә яңартылачак. Залыбыз бик матур һәм тамашачылар өчен уңайлы булачак.
Яңа елда булачак концертлар «КАМАЗ» мәдәният сараенда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев