Татарстанда салкын һава торышы саклана
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген республикада салкын, аязучан болытлы һава. Төнлә ява башлаган кар көндез туктады.
Секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык, ә көнчыгышта кар көртләре барлыкка килә.
Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (көнбатыш районнарда аязганда -32 градуска кадәр) Татарстан буенча һава температурасы көндез -20..-25 градус тәшкил итәчәк. Казанда -20дән -22 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев