4 ноябрьдә ял итәбезме?
Яңалыклар тасмасы

4 ноябрьдә ял итәбезме?

Быел ул атна уртасына туры килә.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4 ноябрьдә  бөтен ил халкын кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Быел 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә, бу көнне эшләмәячәкбез. Бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Еллык төп яисә өстәмә түләүле отпуск биргәндә 4 ноябрь отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми, дип билгеләп үтелде. Фото:parkorel.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


отдых

Нет комментариев