Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

49 комплекста барлыгы 13 йорт яны төзекләндерелә

Быел ул “Безнең ишегалды” республикакүләм программага эләкте.

49 комплекста техника тавышы тынмый. «Ике ай буе иртәннән кичкә хәтле, бер ялсыз эшлиләр», – ди ТОС рәисе Фәридә Хафизова. Быел комплекстагы 13 йорт яны “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерелә. 

“Түбән Кама ГЭСын төзегәч, күп кенә җирләрне су басты. Без шул җирлектә яши идек. Безгә 49 комплекстан фатир бирделәр. Урамыбыз белән күченеп килдек. 1979 ел иде. Уйлап карагыз, 45 ел вакыт үткән! Ишегалларыбыз бигрәк таушалып беткән иде. Ремонт күптәннән кирәк иде”, - ди Фәридә Хафизова. 

Эшкә керешкәнчә, Автозавод районы башлыгы, идарә итү компания җитәкчелеге һәм проект авторлары халык белән очрашулар үткәрде – башкарылачак эшләр  белән таныштырды. Йортта яшәүчеләр үз тәкъдимнәрен дә җиткерә алды. 

“Йортта яшәүчеләр тротуарларны һәм машина кую урыннарын иркен итеп ясауларын сорадылар. Шулай ук балалар мәйданчы буенча тәкъдимнәрен әйттеләр. Искәретрегә кирәк, программа кысаларында 12нче балалар бакчасына таба тротуар барлыкка килде. 45 ел буе кәҗә сукмагыннан йөрдек. Яңгыр яуган саен үтешле түгел иде.  Яктырткычлар куюларын сораган идек, анысын да үтәделәр. Шатлыгыбыз эчкә сыймый”, - ди ТОС рәисе. 

Исегезгә төшерәбез, быел “Безнең ишегалды” республикакүләм программа буенча Чаллыда 71 йорт яны төзекләндерелә. Аның кысаларында юллар ясала, машина кую урыннары зурайтыла, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырыла, балалар мәйданчыгы яңартыла. Чаллыда 4 ел эчендә 420дән артык ишегалды тәртипкә китерелде. 

Фотолар 49 комплекс ТОС рәисе Фәридә Хафизовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев