Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5 Чаллы кешесен төрмәгә утыртырга мөмкиннәр

Алар азартлы уен салоны оештыруда гаепләнә.

Азартлы уен салоны оештыручылар эзенә хокук сакчылары сентябрь аенда чыкты. Аның башында 38 яшьлек ир-ат тора. Моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул Гагарин урамындагы йортның аскы катында уен салоны оештыра. Покер  өстәле, карта, фишкалар сатып ала. Эшкә 4 кешене җәлеп итә. Алар арасында 2 хатын-кыз да бар. 

Тикшерү барышында аларның кимендә 68 мең сум акча эшләүләре ачыклана. Тоткарланган ир-атлар һәм хатын-кызлар үз гаепләрен тулысынча таныган.  
РФ җинаять кодексы буенча аларга 500 мең сумга кадәр штраф, 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

ТР Тикшерү комитеты эшне судка җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять