Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5 нче хас­та­ха­нә­гә – яңа би­на

­Чал­лы мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев 26 һәм 27нче мик­ро­ра­йон­нар­да яшә­ү­че­ләр бе­лән оч­ра­шу­да шә­һәр­нең ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­рен яңар­ту план­на­ры бе­лән ур­так­лаш­ты. Аның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, 5 нче сан­лы шә­һәр хас­та­ха­нә­се өчен яңа би­на тө­зел­гән оч­рак­та, аның элек­ке­ге уры­нын­да ши­фа­ха­нә (по­лик­ли­ни­ка) бар­лык­ка ки­лә­чәк.

– Без хә­зер рес­пуб­ли­ка­да да, Чал­лы­да да бар­лык ста­ци­о­нар­лар­ны ре­монт­лау­га алы­на­быз. Этап­лап бу мәсь­ә­лә­ләр хәл ите­лә. 5 нче сан­лы шә­һәр хас­та­ха­нә­се бу­ен­ча со­рау­лар шак­тый күп, әл­бәт­тә. Без аны ши­фа­ха­нә бу­ла­рак кал­ды­рыр­га һәм яңа кор­пус тө­зер­гә мөм­кин дип уй­лый­быз, – ди­де На­ил Мәһ­ди­ев.
Шу­ны­сы мәгъ­лүм, шә­һәр хас­та­ха­нә­се өчен яңа би­на ип­под­ром ра­йо­нын­да бар­лык­ка ки­лер­гә мөм­кин. Тө­зе­леш өчен җир учас­то­гы да бар. Хә­зер­ге ва­кыт­та 5 нче сан­лы шә­һәр хас­та­ха­нә­се 1/09 би­на­сын­да ур­наш­кан, ул ку­нак­ха­нә ас­тын­да тө­зел­гән. Кү­чү­нең ки­рәк­ле­ге ту­рын­да ин­де бик күп­тән­нән сөй­лә­не­лә, әм­ма әле­гә ка­дәр хас­та­ха­нә би­на­сы ре­монт эш­лә­ре бе­лән ге­нә чик­лән­гән.
Ха­ким сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ике ел элек Чал­лы­да 15 ши­фа­ха­нә тө­зек­лән­де­рел­гән. Алар­ны яңар­ту­га 1,5 млрд сум ти­рә­се ак­ча то­тыл­ган. Йо­гыш­лы авы­ру­лар хас­та­ха­нә­сен ка­пи­таль ре­монт­лау 2 млрд сум­га тө­шә­чәк. Аны, мэр бил­ге­ләп үт­кән­чә, якын­да­гы ике ел­да тө­гәл­ләр­гә план­лаш­ты­ра­лар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев