5 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

5 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

5 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр.

Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +4..+9˚, көндез +10..+15˚ градус.

Якшәмбе көнне Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава, вакыты белән яңгыр булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, вакыт-вакыт җиле 15-20 м/с ка кадәр җитә. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+15˚, төнлә - +4.. +8˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев