Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

50 яшьлек ир-атның муен кан тамырыннан 5 сантиметрлы киста алдылар

Әлеге шеш тумыштан була икән.

Чаллының 5нче хастаханәсе табиблары 50 яшьлек ир-ат гомерен саклап калды. Алар катлаулы операция уздырды. Ир-атның йокы артериясына 5 сантиметрлы киста үсеп чыга. Мондый очракта баш миенә кан тиешенчә барып җитми башлый. Операцияне хирург Баин Дёмкин ясады. 

Табиб әйтүенчә, монды кисталар тумыштан була. Гадәттә йөклелекнең беренче триместрында яралгыда барлыкка килә.

- Алар гомер буе үзләрен белдертмәскә мөмкин. Иммунитет төшү, авырып китү сәбәпле шеш үсә башлый. Аеруча COVID-19 белән авырганнар муен кисталарына зарланып килә. Аны вакытында алдырмасаң, яман шешкә әйләнүе ихтимал, - ди хирург Баин Дёмкин. 

Операция наркоз белән ясалган. Алынган киста гистология буенча тикшерүгә җибәрелгән. Пациентның хәле яхшы. Хәзер ул тернәкләнү уза. 
Искәртергә кирәк, мондый төр патология хатын-кызларга караганда күбрәк ир-атларда очрый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб