Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

52 яшьлек ир-ат акчаларын җилгә очырды

Хәзер аңа кредит түлисе.

Чаллыда ир-атлар да алдана. 52 яшьлек шәһәрдәш 5 млн сумга якын акчасын җилгә очырды. Полициядән дип мошенниклар шалтыраткан. «Акчаларың югалырга мөмкин, куркынычсыз счётка күчерергә кирәк», дип куркытканнар. Ике атна дәвамында ир-ат акчаларын счёттан счётка күчереп йөргән. 2 млн 400 сум кредит алган. 350 мең сум дусларыннан җыйган. Ничек кенә тырышса да, акчаларын саклап кала алмаган. Мошенниклар теләгенә ирешкәч, горизонттан югалганнар. 

Хәзер алар эзләүдә. Новосибирск һәм Төмән өлкәсендә теркәлгән телефон номерларыннан шалтыртканлыгы гына билгеле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев