Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

55 елдан соң онытылмаслык очрашу

«Шаккатмалы кичә булды», - диләр.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне 55 ел элек тәмамлаган, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче егет-кызлар Чаллының бер ресторанында онытылмаслык очрашу уздырдылар.
Дөрес, сыйныфташлар моңа кадәр дә очрашкан, әмма ярты гасыр үткәннән соң оештырылган бу очрашу күңелләрендә кабатланмаслык җылы тәэсирләр калдырган. Аны укытучылар гаиләсендә үскән Рөстәм Гатауллин оештырган. Аның һәр сүзендә мөгаллимнәргә хөрмәт хисе чагыла.
«Һәр сыйныф аз санлы төркем белән даими очрашып торды. Ә 55 елдан соң 3 сыйныфның зурлап очрашуы беренче тапкыр булды. Августта очрашсак та, күңелдәге хисләр һаман да сүрелмәде. Бик күңелле, рәхәт булды. Безгә төпле белем биреп, җәмгыятьтә үз урыннарыбызны табарлык шәхесләр итеп тәрбияләгән укытучыларыбызга Аллаһның рәхмәте яусын. Алар барысы да мәңгелек йортта инде. Урыннары җәннәттә булсын, безнең барлык сүзләребез рухларына дога булып ирешсен. Без үзебез укып чыккан 2нче гимназиянең шәһәрдә алдынгы мәгариф учреждениесе булуы белән горурланып яшибез», – ди әлеге очрашуның оештыручысы Рөстәм Гатауллин.
Сүз уңаеннан,  ул –  гимназиянең горурланырлык укучысы. Урта мәктәпне тәмамлагач, тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирешкән. Бүгенге көндә Мәскәү янында «345 Механический завод» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып эшли, техник фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган машина төзүчесе, Россиянең атказанган төзүчесе, Почетлы хәрби төзүче, Балашиха шәһәренең мактаулы гражданины исемен йөртүче күренекле шәхес.  Шундый дәрәҗәләргә ирешүе өстенә, бик матур итеп татарча сөйләшә, туган ягы белән горурланып яши. Рөстәм Мөхтәр улы үзе оештырган чара турында күп сөйләмәде. Аның каравы, әлеге очрашуда булганнар үзләренең тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.
Роза Яһудина:
– Без Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең Студентлар урамындагы бинасында укыдык. Андагы парталарны, яшьлек елларыбызны, укытучыларыбызны сагынабыз. Очрашканда искә алабыз. Бу очрашу сыйныфташыбыз Рөстәмнең тырышлыгы һәм финанс ярдәме белән оештырылды. 65 еллык дусларны очраштырып, яшьлегебезгә кайтарганы өчен аңа бик зур рәхмәт. Безнең сыйныфташларның икесе: Рөстәм Гатауллин белән Газильян Шакирҗанов («Челны Холод» предприятиесенең генераль директоры) кына эшли. Калганнарыбыз лаеклы ялда. Үзем дә төрле җирләрдә баш хисапчы булып хезмәт куеп, 70 яшемдә генә эштән туктадым. Очрашуга 3 класстан йөри алган һәммәбез килде. Балачак, яшьлек елларын искә алдык. Гимназиянең бүгенге укытучыларын да чакырдык, чөнки безне укытканнары вафат инде. Роза Андреева олы яшьтә, йөри алмый. Сыйныфташларыбыз барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, һәрберсе тырышып эшләде, матур гаиләләр корды. Очрашуны Рөстәм Гатауллин үзе оста итеп алып барды. Сөйләштек, аралаштык, истәлекләрне барладык. Рөстәмебез җырчы Илзирә Ибраһимованы да чакырган иде. Ул чыгышлар арасында матур җырларын бүләк итте. Искиткеч, җылы очрашу булды. Исән-сау булганда тагын очрашырбыз дип таралыштык.

Энҗе Харисова, гимназиянең элеккеге директор урынбасары:
– Мине гимназиядә иң озак эшләгән, күпләрне якыннан белгән директор урынбасары буларак чакырдылар. Искиткеч яхшы итеп оештырганнар. Чакыруларына рәхмәт, алар белән мин дә яшьлегемә кайттым.
Болар – гимназиянең иң яхшы, иң сәләтле  укучылары. Алар уку йортының җәмәгать эшендә дә актив катнаштылар. Моның сере: аларны Чаллының иң белемле, иң талантлы мөгаллимнәре укытуда да. Бу егет-кызлар остазларын бүген дә сагына. Һәрберсе үзләрен укыткан педагогларны хөрмәт белән, фәкать яхшы яктан гына искә алды. Бүгенге көндә яшьләр арасында  укытучыларының исемнәрен белмәүчеләр дә бар бит. Ә әлеге чал чәчле укучылар, хәзерге директор урынбасары Энҗе Нурисламова белән мине чакырып, (без аларны укытмадык) безнең аша барлык укытучыларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр, бу һөнәр ияләренә мәхәббәтләрен белдерделәр.
Алар милли җанлы булулары белән дә күпләргә үрнәк. Рөстәм Гатауллин – илебездә мәртәбәле кешеләрнең берсе. РФ Президентын сайлауда ышанычлысы булган, Владимир Путин белән очрашып, аралашкан кеше. Тырыш, төгәл, зыялы егет. Гимназиябезнең горурлыгы. Ул сыйныфташларына да, туган ягына да гел ярдәм итеп, күркәм гамәлләре белән даими сөендереп тора. Быел туган авылы – Тукай районы Ташкичүдә хәрби мемориаль комплекс төзеткән.
Газильян Шакирҗанов та гимназиягә гел ярдәм итеп торды. Ул беренче компьютерлар алырга, Фаик Хөснуллин музейны бизәргә булышты. Кыскасы, мондый олы җанлы, чиста күңелле укучыларыбыз белән аралашу безгә онытылмаслык кадерле мизгелләрне кайтарды. 

Энҗе Нурисламова, 2нче гимназиянең директор урынбасары:
– Бу очрашуга бару минем өчен көтелмәгән хәл булды. «Син гимназия тарихын белеп торырга тиеш», – дип  мине Энҗе Мирзануровна алып барды. Искиткеч чара булды. Ресторан янында безне чатнап торган чая, матур, киң күңелле апалар, чын ир-атлар каршы алды. Һәрберсе түгәрәккә басып, алып килгән фотоларын күрсәтәләр, кочаклашалар, сөйләшәләр. Шундый матур күренеш! Аннары Рөстәм Гатауллин һәр хатын-кызга чәчәк бәйләме тапшырып, гомуми фотога төшерттерде. Аны барыбызга да бүләк итте. Бөтен нәрсә төгәл оештырылган. Шаккатмалы. Очрашу Илзирә Ибраһимова башкаруындагы «Татарстан» җыр белән башланып китте. Ул гадәти чара гына түгел, әхлакый, тәрбияви, патриотик кичә булды. Миңа аларның физика укытучысы Ирек абыйлары турында сөйләве дә ошады. Дәрескә һәрвакыт соңга кала торган Петяны искә алдылар.
«Ул соңга калып килгән дә ишекне ачып: «Абый керергә ярыймы?» – дип сорады. Ирек абый аңа: «Урындык аласың да, яртысы класска кереп торырлык, яртысы коридорда калырлык итеп куясың  һәм коридордан узган һәркем белән дәрес азагына кадәр исәнләшәсең», –  диде», –  дип  укытучыны искә алдылар. Үзләре көлешәләр, шунда ук барлык укытучыларын барлап, үткәннәрне яңарттылар. 
1970 елда мәктәпне тәмамлаучылар арасында гаҗәеп таланты кешеләр чыккан. Алар арасында табиблар, укытучылар, җитәкчеләр, пешекчеләр, гади хезмәткәрләр дә бар. Ләкин алар барысы да бер дулкында. Безне сөйләттеләр, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
«Бу очрашу утырып ашау урыны гына түгел, бер-береңә карата ихтирам, ярдәм итүне күздә тоткан, тәрбия чарасы булырга тиеш», – диде әлеге чарада катнашкан Чаллының мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева да.
Классташлар алга таба да гимназия белән элемтәдә торырга, ярдәмләшеп торырга сүз куештылар. Рөстәм Мөхтәрович икенче көнне үк элемтәгә чыгып, гимназия тарихы турында фотолар сорап, матур видео ясап җибәрде. Илзирәдән укытучылар көненә гимназиягә барып җырлавын сорады. Мин бу очрашудан гимназиябездән чыккан шундый олы җанлы, күренекле шәхесләрне табып, бүгенге буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым.

Җырчы Илзирә Ибраһимова да әлеге чара турында хисләнеп сөйләде:
«Бу минем иҗади эшчәнлегемдәге иң үрнәк очрашу булды. Күп чараларның алып баручысы булганым бар иде. Әмма 55 елдан соң мондый эчкерсез, ихлас очрашуда беренче тапкыр эшләдем. Мине алар арасындагы җылы, дустанә, мөнәсәбәт сокландырды.  Чәчләренә чал кергән абый-апалар кызыклы хәлләр, гаиләләре турында сөйләделәр. Алар бер-берсен хөрмәт итәләр, татар җырларын яратып тыңлыйлар. Мин бер сыйныфта укыганнарның очрашканнарын беләм, әмма 55 ел узгач, өч параллель сыйныфта укыган егет-кызларның очрашуын беренче тапкыр күрдем. Миндә: « 55 ел үткәч без шулай очраша алырбызмы икән?» – дигән фикер туды. Бүгенгәчә бер-берсен югалтмыйча дус, тату булып яшиләр алар.
Рөстәм Мөхтәрович Мәскәүдә яшәвенә карамастан, очрашуны башлап йөрде.  Мине дә әлеге чарага чакырды. Чөнки аларның гаилә бәйрәмнәрен уздырганым бар иде. Алар минем җырларымны яраталар. Мин әлеге чарадан «Кешеләрдә озакка җитәрлек җылы хисләр калдыра торган шундый очрашулар оештырырга кирәк», – дигән нәтиҗә ясадым. Рөстәм Гатауллин кебек милли җанлы, татар җырларын яратучы, укытучыларны,  сыйныфташларын хөрмәт итә торган җитәкчеләр күбрәк булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Президент Путин Минниханов Россия Татарстан 2нче гимназия Илзирә Ибраһимова Классташлар