Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

65 микрорайонда төзелүче мәктәпнең директоры билгеле

Соңгы 5 елда ул 42нче мәктәптә эшләгән.

65нче микрорайонда төзелүче мәктәп директоры итеп Ольга Фокеева билгеләнде. Белгечлеге буенча ул тарих укытучысы. Хезмәт юлын 46нчы мәктәптә башлаган. Укыту эшләре буенча директор урынбасары булып, соңыннан шәһәр көллиятләрендә укыткан. 49нчы кадетлар мәктәбендә дә хезмәт куйган. Соңгы 5 елда 42нче мәктәптә укыту-тәрби эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, тарих фәнен укыткан.  

Исегезгә төшерәбез, Яшьлек микрорайонында яңа мәктәп март аенда төзелә башлады. ТР бюджетыннан 1 млрд 950 мең сум акча бүленеп бирелде. Мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Ул 42нче профильле лицей исемен йөртәчәк. Уку йорты 1 сентябрьгә әзер булачак дип ышандыра төзүчеләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев