Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

65нче комплекста төзелүче мәктәпкә укытучылар эзлиләр

Белем йорты яңа уку елына әзер булачак.

65нче микрорайонда төзелүче мәктәп 63% ка әзер. Хәзерге вакытта биредә монтаж эшләре бара. Мәктәптә 306 урынлык актлар залы, зур спорт залы, 612 урынга исәпләнгән ашханә, шулай ук баскетбол мәйданчыгы булачак. Бүгенге көндә укытучылар составын җыю мәсьәләләре хәл ителә. 

«Төзүчеләр алдында объектларны 25 августтан да соңга калмыйча тәмамларга дигән бурыч куйдык. Яңа мәктәп җитәкчесе билгеле. Коллектив туплау буенча мәсьәләләр хәл ителә. Шул ук вакытта балаларны кабул итү эше дә алып барылачак», - диде мэр Наил Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәпне март аенда төзи башладылар. Микрорайонда урнашкан 42нче мәктәп бөтен балаларны да сыйдырып бетерә алмый. Аларны 3 сменада укытырга туры килер иде. Шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге яңа мәктәп сорап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкты. Объект төзелешенә 1 млрд 950 мең сум акча бүленеп бирелде. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Белем йорты ишекләрен 1 сентябрьдә ачачак. 

«Мәктәпләрне гадәттә 18 ай төзиләр. Без кыска вакыт эчендә төзергә мәҗбүр, чөнки мәктәп безгә быел, яңа уку сезонында кирәк», – ди мэр.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев