Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

65нче микрорайонда һава чистарак булачак

Габдерахман Әбсәләмов проспекты буйлап тупыл агачлары утырттылар.

Чаллының 65нче комплексы яшелләнә. А.Алиш урамы боҗрасыннан алып Җиңүнең 40 еллыгы проспектына кадәр пирамидаль тупыллар утырттылар. Әлеге агачлар аллергия бирми торганнардан. Җитмәсә, һаваны да чистарта. 
Әлеге күркәм чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, шәһәр депутатлары, һәм җирле иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты. Алар барлыгы 510 тупыл агачы утырттылар. 
Наил Мәһдиев үзе утырткан агачын хәтта билгеләп куйды. Аның үсүен күзәтеп торачакмын, дип белдерде ул. “Бүген Чаллы – илдә иң яшел шәһәрләрнең берсе. Без Чаллыны төзүчеләр традициясен дәвам итәргә һәм үсеп килүче буынга үрнәк булырга тиеш”, - дип ассызыклады мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агачутырту