Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7-13 мартка йолдызнамә

Кучкар. Сезнең өчен бәхет капкалары ачык, сез кыю рәвештә авантюраларга ташлана, тормышыгызга яңа башлангычларны, кыю идеяләрне гәүдәләндерә аласыз, алар беренче карашка гына реаль түгел кебек тоела, сез барысын да ерып чыга алачаксыз. Бу атнада моңа кадәр беркайчан да татып карамаган нәрсәләрне эшләргә тырышыгыз!

Үгезбозау. Сезнең өчен бу мистик атна булачак, ниндидер сер белән элемтә булырга мөмкин. Шул вакыт аралыгында сез мәхәббәтне таба яисә югалта аласыз. Вакыйгалар сезнең интуиция һәм аңлашылмаучылык йогынтысында барлыкка киләчәк. Сез хәзер үзегездә ниндидер яңа сыйфатларны ачарсыз.

Игезәкләр. Сез үзегезнең акча янчыгыгызны көтелмәгән чыгымнардан сакларга тиешсез – аеруча зур чыгымнар көтелә. Сезнең өчен тыныч һәм уйлап эш итүчән чор башлана. Игезәкләргә бу вакыт аралыгында тынычланырга һәм яңадан тормышка тәм тоя башларга кирәк. Хәзер үз тойгыларыңа ирек бирергә һәм ирекле рәвештә эш итәргә кирәк.

Кысла. Сезгә үз фигурагыз белән шөгыльләнергә вакыт! Бүленү туклануы методын кулланыгыз, вегетариан азыгына күчегез. Хәзер үз сәламәтлегегез белән шөгыльләнегез – тик барысы да гади һәм җиңел булырга тиеш. Үзегезне берүк интектермәгез, чама хисен онытырга ярамый! 

Арыслан. Сез хәзер үзегезнең энергетик хәлегездә, рухи уңайлылыгыгызда, илһамлануыгызда. Шәхси тормыш, бизнес алып бару өчен уңышлы атна. Бу чор – сезнең билге өчен иң уңайлы чор, сез теләсә нинди уңышка ирешерсез! 

Кыз. Бу атнада сез «ташларга һәрвакыт өлгерәм» дигән принципка таянып эшлиячәксез. Нәкъ менә дүшәмбе көнне сез тулысынча үз-үзегездән канәгать булачаксыз. Ә менә сишәмбе көнне сезнең хәлсез булуыгыз ихтимал. Чәршәмбе көнне баш авыртуын һәм кискен хәлсезлек сизәчәксез, пәнҗешәмбегә нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген аңларсыз, җомга көнне ял көннәренә әзерләнәчәксез – сезнең атна мәшәкатьләрдә узачак!

Үлчәү. Яз көне сез үз карьерагызда уңышка ирешәчәксез. Сез хәзер зур хата ясый аласыз, бу атна дәвамында проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә игътибарлы һәм сак булыгыз.

Чаян. Әлеге билгенең иҗади вәкилләренә бәхет елмаячак. Сезгә илһам, мәхәббәт элемтәсе, уңыш һәм популярлык киләчәк. Олы яшьтәге Чаяннар сүз белән эш арасындагы аерманы тоярлар. 

Укчы. Бу атнада сезнең гаиләнең барлыкка килгән стереотипларын үзгәртү мөмкинлеге бар – моны тигез хокуклы киңәшләшү союзы дип әйтергә була. Шуңа омтылыгыз! Мондый никахларда балалар туу икенче планга чигенә, ә беренчесенә аралашу һәм уртак сәфәрләр чыга. Шул юнәлештә эшләп карагыз. 

Кәҗәмөгез. Сез вакытны интуитив тоясыз һәм үзгәрә торган хәлгә тиз җавап бирә аласыз. Ләкин планеталарның бу торышы сездә ерактан күрә торган стратег һәм тактика сәләтен ачарга мөмкин. Бу атнада сезгә туктарга һәм киләчәк турында уйларга киңәш ителә. 

Сукояр. Шәхси эшләрегездә һәм мәхәббәтегездә сак булыгыз. Бу чорда сезгә максатчан рәвештә үз шәхси тормышыгыз белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзерге вакытта сез бер мизгеллек теләкләр белән түгел, ә киләчәккә әйләнеп, өлкәнрәк һәм акыллырак яши башлыйсыз. 

Балыклар. Эшләргә һәм иҗат итәргә керешәсез. Бу вакыт, һичшиксез, иҗатта үз-үзеңне күрсәтү өчен бик яхшы була. Хәзер иҗат дәрте өстенлек ала, ә ял көннәреннән башлап сез чын-чынлап гашыйк булу хисен кичерәчәксез. Нишлисең, яз килде бит!

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев