Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 яшьлек кыз батып үлгән

Фаҗига Тукай районында була.

21 майда Тукай районы Комсомолец авылында яшәүче 7 яшьлек кыз 17 яшьлек күршесе  белән буага  су керергә бара һәм ярдан таеп китеп суга бата башлый. Якындагы зур кешеләр аны коткарырга ашыгалар, ясалма сулыш алдырмакчы булалар. Аннары аларга ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы да кушыла. Әмма кызны коткара алмыйлар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарә башлыгы Юрий Венедиктов халыкка мөрәҗәгать итте: 
«Татарстанда коры, эссе һава торышы саклана, шунлыктан кешеләр су керергә йөри башлады. Әле су керергә иртәрәк. Суның җылылыгы 18 градус кына. Кеше бер тамчы су йота да, күз алдында бата башлый. Балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез. Су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшергәннән соң гына балаларны өлкәннәр белән бергә генә суга кертергә ярый».

Чаллыда су керү сезоны 1 июньдә башлана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхетсезлек су елга фаҗига